Шигырьләр
(Лермонтовтан) Бер җуләр һәм карт кокетка — икесе дә бер кеше: Бер савыт инлек, бер уч кершән — аның белгән эше! («Охшату». «4 нче дәфтәр»дә (1907), «Габдулла Тукаев диванында» (1908) һәм берникадәр төзәтүләр белән «4...
Булмадык ярым вә булмассың, беләм, җефтем минем. Әмма булдык янмага күңлемдә син — нефтем минем. Дин, шәригать синдә юк; юк тыелуың, юк бойрыгың; Син — чабак Иделдәге, тик күрсәтәсең койрыгың. Син закон-статьяларга баш имисең —...
Бераз елдан соң укып бу шигырьне, Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны, Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан, Ничек янган, синең өчен җан аткан. Белерсең: инде шагыйрь юк, диерсең; Егылган ул, сирәк мәхлук! диерсең. Фикер кыйл: шунда,...
(Кышкы туйда) Ишек бавы бер алтын, Безнең апай мең алтын; Җылныйм дисәң, бер алтын Бир, җизни, тыш бик салкын. Саранланыр чак түгел, Бир, җизни, комсызланма; Акча бирми кертмибез, Тукта, сабырсызланма. Синең җанашың булса, Ул...
Бәйрәм җиткән. Акча кирәк — касса коры; Мөхәррирләр язган өчен акча сорый; Нашир исә, читлектәге бүре төсле, Идән буе арлы-бирле атлап йөри. Машинистлар, мөрәттибләр дә бар шунда, Тарткалыйлар кайсы анда, кайсы монда Бай абзыйны: «Акча...
(Лермонтовтан) Сиңа сүз шул ки: син сөймә, яратма; Күзеңне тый, — матур кызга каратма. Кача күр, яхшы саклан, дуст, гыйшыктан; Күңелне биклә, юл бирмә ишектән. Гомерлеккә башың әйләндерер ул; Ирексез әйләр ул, бәйләндерер ул. Алыр...
(Пушкиннән) Утырам мин тимер читлек эчендә, Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә, Караңгыда, каты җирдә, юештә, Һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә. Күренде бервакытта бер яңа эш: Ирек-иркендә үскән яшь каракош Тәрәзәм алдына килде дә кунды,...
Булды кондыз, аслы үзгәрде диеп мин күрсәм үз, — Хәзрәтеңне белмәдем! — Дуңгыз икәнсең син һәнүз! Матбага алгач, сине инсане галидер дисәм, — Кайда галилек сиңа, хали икәнсең син һәнүз! Тугъры юлны тапты бу, тәүфикъ...
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: — Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр. Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. Мондагы төслүктер анда һәм...
Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр; Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр. Нәзафәткә ригайәт юк имеш бездә, — нә бөһтандыр! Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр. Тагын бездә гыйлем әһле — зыялылар да...