ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Китмибез!

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: — Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр. Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. Мондагы төслүктер анда һәм...

Безне урынсыз яманлыйлар

Сәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр; Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр. Нәзафәткә ригайәт юк имеш бездә, — нә бөһтандыр! Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр. Тагын бездә гыйлем әһле — зыялылар да...

Туган җиремә

Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми; Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми. Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,...

Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре

Әллә-бәлли итәр бу, Бохарага китәр бу; Бохарадан кайткачтан, Мулла булып җитәр бу. Яшел чапан кияр бу, Ап-ак чалма чорнар бу; Остабикә кирәк дип, Бер бай кызын сорар бу. Сүз дәйтмичә бирерләр; Кодачалар килерләр: «Күп яшәсен...

…га («И матур! иренмәче…»)

(Лермонтовтан икътибас)   И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак! Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын, Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын Күр дә: бу шагыйрь...

Сөткә төшкән Тычкан

(Бер Америка гәзитәсеннән)   Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән. Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый! Сыек сөт бит, бата, һич тә...

Утырышу 

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы Матур берлә утырамын кара-каршы; Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп, Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый. Мин күзеннән аның күземне алмагач, Һәр сүзенә «чын, чын» димичә калмагач, Мин гашыйкны сүз аңлый...

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да. Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манигъ күрсәм,...

Алтынга каршы

        И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал, Яндыручы бу мөкаддәс җирне — бу ялкынны ал! Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде, Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде. Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде, Җөмлә...

Театр

Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — Көләрлек булса, булмаса...