Шигырьләр
Гомер агымы судай ага, Кага безне алга таба; Китәр баштан кайгылар да, Әкрен-әкрен ага-ага. Алда көннәр дә бар әле; Укып, милләт, агар әле; Бер көн килер, ия чыгар, Бу хәлең мөстәгар әле. Мәгърифәт эзлә, бар...
Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң, Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң, Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып, Үзен алдап, башкалардан алданмасаң; Кардәшеңне үз нәфсеңнән алгалмасаң, Ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң, Тик бер ялгыз корсагыңны зурайтырга Бар гомреңне хезмәт иттерсәң, ялласаң;...
Кем ул бу милләти тәрфиг идән кәс? Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс? Бәһаимдән бези тәфрикъ идән кем? Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем? Бези дошманлара тәгъриф идән кем? Бу гамькин милләти тәфрих идән кем? Караңгыда...
Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм – Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм?* — Бер матур кызның нәзек билен кысып кочмактамы? Яки пар юрга җигеп, фәйтун белән очмактамы? Йә сихерле шишәдән...
Эшчеләр! Шатлык сезгә: чыкты «Тавыш»; Авыш, эшче! Бу «Тавыш»ка табан авыш; «Таң»нан ятим булып калган бичаралар, «Таң» урнына «Тавыш» берлән инде кавыш. «Тавыш» эше — ялган-риялардан сау эш, Ак күңелдән саф көенчә чыккан тавыш;...
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә...
Тегермән әйләнә; әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма; Мәшәкатьләнмә бушка көчләнеп, юл уртасын ярма. Һөнәрләр күп җиһанда, син дә моннан башка сәнгать тап; Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап? Тырышма нафилә җиргә вакты гаҗзеңне икърарга:...
Син бүлеш, сөйсәң мине, гыйльмең вә гыйрфаның белән; Нәрсә белсәң дә, икәү уртаклашыйк аның белән. Син исә: «Эстәр исәң, җанымны бирермен», — дисең, Нәрсәгә җаның миңа, нишлим синең җаның белән? Гыйрфан — белем, культура. Эстәр...
Бәхетле нарасыйдә! Тар бишек тә киң әле аңгар! Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан тиң әле аңгар! Вәләкин бир заман, ул тик бераз үссен дә ир булсын; Күренер киң җиһан аңгар кабердән һәм ләхеттән тар....
Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз! Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз. Яза күр, и каләм, яз, гәрчә аз-аз, Дәһ булсын, әйләсен дил иһтизаз, яз. Эрергә башлады бозлар вә карлар, Томаннары чыктылар җирдән вә парлар....