ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Алдандым

  (Лермонтовка тәкълид) Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер; Без ераклаштык, ишет: син — син хәзер, мин — мин хәзер. Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел; Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел. Син...

…гә («Очраган юлда…»)

Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген; Ул шуңар да шатлана бит — чын җүләр түгел диген! Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи? Ул синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия»,—ди! Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып, Ул...

…гә («Бай баласы бит…»)

Бай баласы бит: аны кимсетмә, яныңнан куып, Җилкәңә кул салса да, шактый озын баскыч куеп. Тот, җаным, тот, аумасын — түп итмәсен, тот баскычын; Шунда ядыңнан чыгарма кассаның да ачкычын!   Ядыңнан — исеңнән, хәтереңнән....

…га («Син дисең…»)

Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам; Барма, барма — син әрәм аңгар, әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең, Җыр исә тыңларга күңелле, дисең. Син алай иткәнче, и кашың һилал! Бар да бер кош кибетеннән...

Шекспирдән («Китә рәхәт…»)

Китә рәхәт, «килә башлый» дигәнче; Яшен һәм юк була, «яшьни!» дигәнче.   («Шекспирдән («Китә рәхәт…»)». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән «Шекспирдән дә бер сүз» исеме куелып басылган. «Габдулла Тукаев...

Үпкә

Әйа, дустлар, якын дустлар! Гаҗаиб нинди дустлар сез? Татарча әйтәм инде: дуст түгел, бәлки …лар сез. Әгәр шатлык, бәхет килсә — хәзерләрсез бүләргә сез; Әгәр ямьсез вакыт килсә — хәзер миннән көләргә сез. («Үпкә». «Әлислах»ның...

Саташкан

Яз башы. Бозлар китә, ләкин су очмый — җон ага; Җон белән бер бүрке үлмеш теп-тере мәҗнүн ага. Тукта, мин капчык ямыйм, соңра сөйләрмен калганын; Һәрвакытта шул сүтелгән төшләреннән он ага. Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре...

Бер кайгы көнендә

Беттем мин, яшь малай, беттем гомергә дә; Эссе кан, көчле җан кайтмас гомер дә. Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр? Хатыным, йортым юк, — ятам номерда. Саргайдым зәгъфраннан сары мин, Бу чокырлы йөзләр тулмас гомер дә....

Тәүлек

Иртә дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана. Яктыра кала, урамнар, Кырлар, якын урманнар; Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар. Торды халык, уянды,— Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә Күккә җитез кошлар...

Чын вә Ялган

Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр; Анда йөзгәннәр имеш тик Чын белән Ялган, диләр. Бу ике дошманга Тәңредән бирелгән бер көймә, Бәс, утырганнар көймәгә берсе каршы берсенә. Күп тә йөрми, Чын белән Ялган...