ТАТ РУС ENG

Шигырьләр

Бишектәге бала

Бәхетле нарасыйдә! Тар бишек тә киң әле аңгар! Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан тиң әле аңгар! Вәләкин бир заман, ул тик бераз үссен дә ир булсын; Күренер киң җиһан аңгар кабердән һәм ләхеттән тар....

Яз («Тыныч торма…»)

Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз! Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз. Яза күр, и каләм, яз, гәрчә аз-аз, Дәһ булсын, әйләсен дил иһтизаз, яз. Эрергә башлады бозлар вә карлар, Томаннары чыктылар җирдән вә парлар....

Күрдегезме?

Әйа, и әһле ислам, күрдегез «Дөнья мәгыйшәт»не, Ничек соң таптыгыз сез — бу кабахәт мәнбәгы шәпме? Яшерми әйтегез миннән, китерми шөбһәне, шикне: Мөхәррир, нашире кемдер — сыермы әллә ишәкме? Оят бит бу, мөселманнар, бу нинди...

«Тәрбиятел әтфаль»гә

(Бер тыйфле мөслим лисанындан) Кальбемә гайбүбәтең тагълар кадәр вирди кәдәр; Нәрдәсең, вир бер хәбәр: мәхзүнем, и мөшфикъ пәдәр! Нарасидә бер сабыем, бигакыл диванаем; Ифтиракыңнан бирү бән бикәсем, биваяем. Бәхте икъбалемне эстәб юла улмыштың рәван, Кем...

Син булмасаң! 

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң; Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң! Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый,— Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң! Мәүҗе-мәүҗе улмазды, болганмазды гыйшкың диңгезе,— Рихе сарсар...

Теләнче

Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә, Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша. Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра; Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора. Кичә-көндез ушбу...

Тартар кошы сайрый

(Яки татарский марш) Тора татар! Тора татар!    Уйкудан тиз тора татар; Тора! Тора! Тора татар,    Баш күтәргән бар татар! Үтте төннәр, ай батар,    Чулпан калкар, таң атар! Тора татар, ди, тора татар,...

Хөрриятә

Мөсавәт шәмгыне яндыр гадаләт нурына каршы, Бези нурыңла нурландыр да кортар ләйле зөлмадән. Бези габед әйлә мәгъбүд хәкыйкый Тәңрийә анчак, Иганәт эстәдек без чөн буңа дәк гайре мәүлядан. Баш икдек, сагыйр улдык һәр шинель кигән...

Шагыйрьгә 

(Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең бер нәсихәте) Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме? Шигырь язмак белән шагыйль диләрме? Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң? Аны аңлаучылар анлар микән соң? Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә, Бу тәнбиһне төшер...

Сөальләр

Йа Ходая! нигә төрле-төрле кыйлдың бәндәни? Ни сәбәб соң җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни? Ник бәни шад идмәдең, ник әйләдең гамь һәмдәми? Юхса бәхре гамь мәсиле, мәнсабе дә бәндәми? Бөйлә кайнар дәмгы гайнем, гайне зәкъкумме?...