ТАТ РУС ENG

Ахырзаман галәмәте

Яэҗүҗ вә мәэҗүҗ тугай,
Озын чапаннан булгай;
Җир йөзе фетнә тулгай
Шомлыгыннан тидия.

Нәфесле булгай үзе,
Үтемле булгай сүзе;
Корсагы гәр туйса да,
Туймагай һич тә күзе.

Ашагай җирне-суны,
Әтәч, күркә һәм куйны;
Бик калын булгай муйны,
Камыт сыймас тидия.

Ашагайлар һәм адәм,
Тешләре булгай һәп дәм;
Мисалларыдыр әм-әм,
Орышырлар тидия.

Милләтеңне белмәсләр,
Гыйлләтене күрмәсләр;
Җилкә, корсак симертеп,
Тик ятырлар тидия.

Гәр — әгәр.
Һәп дәм — гел кан (канлы).
Әм-әм — ям-ям.
Гыйлләт — авыру,   чир.

(«Ахырзаман галәмәте». — «Фикер»нең 1907 елгы 12 гыйнвар (2 нче) санында «Мөәррих» («Тарихчы») псевдонимы белән басылган.
Г.Тукай, «Бакырган китабы» дип йөртелгән шигъри җыентыктагы төрле шигырьләрнең стиленнән һәм формасыннан, ритм, рифмасыннан файдаланып, «Хатирәи «Бакырган», «Дөнья бу, йа!», «Тотса мәскәүләр якаң» һ.б. әсәрләрен яза. Бу «Ахырзаман галәмәте» шигыре дә шулар рәтеннән. Ул «Бакырган китабы»ндагы «Килең, дустлар, бу дөнья кичде — ахыр булдия» дип башланган шигырь калыбына салынган.
Текст «Фикер»дән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*