ТАТ РУС ENG

Кайгыру!..

Көткән Дума хәзер туар,
Ләкин Думага кем тулар?
Фәкыйрь халык өмидләре
Өзелмәсме, тулып уңнар?

Думага тулсалар уңнар,
Алар халык күзен буар!
Бичара ач халыкларның
Өмидләре ничек уңар?..

Каты золым качан чумар?
Чын иркенлек качан чыгар?
Бу залимнәр дәвам итсә,
Фәкыйрь халык ничек чыдар?..

Думада җиңсәләр суллар,
Агар «ирек» дигән сулар;
Фәкыйрь эшче, кара халык
Иркен итеп сулу сулар.

Халыкның өмиде туар,
Ачыккан тамагы туяр;
Золым бетеп, хөрриятләр
Нуры берлән дөнья тулар!

Ләкин мондый Дума туңар,
Чөнки залим байлар дулар;
Хөкүмәт тә, эче пошып,
Думамызны тагын куар!

И дустлар! Хәлемез начар;
Ирек нурын качан сачар?
Безнең көткән тигезлекләр
Качан пәрдәләрен ачар?

Хөрриятләр качан агар,
Башымызга качан тамар?
Үземез йокласак, дустлар,
Кемнәр безнең хәлне карар?

(«Кайгыру». — «Фикер»нең 1907 елгы 22 февраль (8 нче) санында «Болгар» псевдонимы белән басылган. Тукайның мәгълүм «Государственная Думага» әсәре дөнья күргәннән («Фикер». — 1906. — 22 октябрь) төгәл дүрт ай соң басылып чыккан бу шигырь алдагысына формасы (сорау куеп, аңа җавап бирү алымы), аерым сүзләре һәм гыйбарәләре («золым», «залимнәр», «залим башлыклар», «залим байлар», «фәкыйрь халык», «бичара ач халыклар», «ач-ялангач мужиклар» һ.б.) белән генә түгел, бәлки бөтен рухы, мәгънәсе белән бик якын тора, ике шигырь логик нык береккән. «Государственная Думага»ны патша Дәүләт Думасына карашта, мөнәсәбәттә — беренче этап, «Кайгыру»ны икенче этап дип карарга мөмкин. Беренче этапта Думага пассив кына булса да ышаныч бар, икенче этапта исә ышаныч сулларга гына.
«Кайгыру»да Тукайның бүтән шигырьләрендәге мотивларга, образ-гыйбарәләргә бик якын торган юллар да бар:
Каты золым качан чумар,
Чын иркенлек качан чыгар?
«Чын вә Ялган» (1908) шигыреннән:
Көчле кулы берлә
Ялган Чынны бер суккан, ди дә,
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
Яки «Кайгыру»дагы:                    
Үземез йокласак, дустлар,
Кемнәр безнең хәлне карар? —
дигән юлларны бу шигырьдән бер елдан артык алда язылып басылган «Иттифакъ хакында» (1905) әсәрендәге юллары янына куеп карыйк:
Җитәр, йокламыйк һаман…
Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар, —
Шулай итеп, «Болгар» псевдонимы белән басылган «Кайгыру» шигыре Тукайныкы булуы ихтимал. Текст «Фикер»дән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*