ТАТ РУС ENG

*** («Какма кеше капкасын…»)

***

Какма кеше капкасын,
Үз капкаңны кагарлар;
Кешеләрне хурлап йөрсәң,
Төрмәгә дә ябарлар.

 


(«*** («Какма кеше капкасын…»)». — «Фикер»нең 1907 елгы 22 февраль (8 нче) санында «Кешегә казыган чокырга үзең төшү» дигән имзасыз мәкалә ахырына урнаштырылган. Мәкаләдә, Нигъмәтулла Бәхтизин дигән кешене (Уральскида «Казан» кунакханәсен тотучы сәүдәгәрләрнең берсе) әшәке сүзләр белән хурлавы өчен, «Уральский Сәйдәшев» дип йөртелгән әхлаксыз миллионер-сәүдәгәр Хәйрулла Гаделшинне өч көнгә төрмәгә ябу яки 15 сум штрафка тартулары турында сөйләнә.
Текст «Фикер»дән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*