ТАТ РУС ENG

Тукайга нисбәт ителгән шигырьләр (1901–1907)

*** («Какма кеше капкасын…»)

*** Какма кеше капкасын, Үз капкаңны кагарлар; Кешеләрне хурлап йөрсәң, Төрмәгә дә ябарлар.   («*** («Какма кеше капкасын…»)». — «Фикер»нең 1907 елгы 22 февраль (8 нче) санында «Кешегә казыган чокырга үзең төшү» дигән имзасыз мәкалә...

Кайгыру!..

Көткән Дума хәзер туар, Ләкин Думага кем тулар? Фәкыйрь халык өмидләре Өзелмәсме, тулып уңнар? Думага тулсалар уңнар, Алар халык күзен буар! Бичара ач халыкларның Өмидләре ничек уңар?.. Каты золым качан чумар? Чын иркенлек качан чыгар?...

Ахырзаман галәмәте

Яэҗүҗ вә мәэҗүҗ тугай, Озын чапаннан булгай; Җир йөзе фетнә тулгай Шомлыгыннан тидия. Нәфесле булгай үзе, Үтемле булгай сүзе; Корсагы гәр туйса да, Туймагай һич тә күзе. Ашагай җирне-суны, Әтәч, күркә һәм куйны; Бик калын...

Әйтәсем килә

Мөсадиф улса татарка — качар, йөзен каплар да; Миңа ул  күрсәтер  артын, — йөгерер, тиз-тиз  атлар  да. Минем  шул хәлдә күңлемнән болай дип әйтәсем килә: – Миңа күрсәтмә сән артың, чөн артың кадре сартларда. Килешмәс...

*** («Әй җанашым, Гаделбану…»)

*** Әй җанашым, Гаделбану! Кайда миңа сезне алу! (*** («Әй җанашым, Гаделбану…»). — 1979 елда М.Сабирҗановадан (1891-1982) М.Әхмәтҗанов язып алган истәлектә китерелгән. Истәлектән күренгәнчә, Тукай Уральскида Гаделбану исемле бер кызга гыйшык тотып йөргән, тик кыз...

*** («Безнең әти аягында җыермалы ал читек…»)

*** Безнең әти аягында җыермалы ал читек; Кычкырма, күке, моңайтып, — безнең күңелләр китек. Без барасы җулларның ике чите канаулы; Без моңаймый кем моңайсын — калган гомер санаулы. Шигрин читек, шигрин итек кимә көн дә...


*** («Сәнгә хезмәтдер мәрамем язмадан журналымый…»)

*** Сәнгә хезмәтдер  мәрамем язмадан журналымый; Аңлайуб, дикъкать илә, җаным! укыгыл сән буный. Тәрҗемәсе:   *** Сиңа хезмәттер максатым язудан журналымны; Төшенеп, дикъкать белән, җаным, укычы син моны.     (*** («Сәнгә хезмәтдер мәрамем язмадан...

*** («Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз…»)

*** Туйга бардым мин бүген: эчтем кымыз; Кеше бик күп – бүлмәбез булды тыгыз. Күп эчелгән — шартлый язды корсагым; Һич үкенмим, андый туй булмас тагын. Итчеләр, тиречеләр бик күп иде, Ит исе, тире исе...

*** («Мөгаллим Нурый…»)

*** Мөгаллим Нурый Зур чалма урый, — Халыкка тугъры Күрнә, дустларым, Мөгаллим надан — Укымый калган; Укыта ялган,— Аңла, дустларым. Нурый да тугъры — Кыйшык торбадан Төтеннәр тугъры Чыкса, дустларым. Ватык та тишек Тәрәзә-ишек; Хәлфәсе...