ТАТ РУС ENG

Тукайга нисбәт ителгән шигырьләр (1901–1907)

*** (“Укыгыз, кызлар…”)

*** Укыгыз, кызлар, укыгыз! Күп хәлләрне белегез! Остабикәләрне ташлап, Мәктәпләргә керегез! Муллалар, сезне укытмыйча, Сезнең үзәккә үтәләр; Мәдрәсәдә яшь егетләр Сездәй кызны көтәләр. Конфет ашаган акчагыз Үз яныгызга калсын; Инлек-кершән акчалары Ваклап җыела барсын.  ...