ТАТ РУС ENG

*** («Амур» фәхеш рестораны…»)

***


Амур – фәхеш рестораны,
Яшәп килә күп заман.
Шул «Амур»да мөселманнар
Хаҗ кыйлалар тидия.

Әгәр булса җомга көн,
Бер дә кайтма — шунда кун;
Гаҗаибләр, гараибләр
Син күрерсең тидия.

Әгәр белсәң мулланы,
Укып чыккач җомганы,
Кыткылдагач тамагы,
Вәгазь сөйләп тидия,

Әкрен басып җыш кына
«Амур» якка ычкына.


Гаҗаибләр — ис китәрлек, таң калырлык гаҗәп хәлләр.
Гараибләр — күрелмәгән-ишетелмәгән шаккатырырлык ят эшләр.
(*** («Амур» фәхеш рестораны…»). — Арча районы Өчиле
авылында яшәүче Гафиятулла Нәбиулла улы Нәбиуллиннан (1895 елда туган) әдәбият
галиме Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан археографик экспедиция вакытында язып
алынган (1982 ел, 1 июль). Тукай гомеренең соңгы айларында Казанда элекке Печән
базарындагы (хәзерге Мәскәү урамы, 70 нче йорт) «Амур» кунакханәсендә яши, аның
рестораны Тукай номерына стена аша гына була. «Казанда бер хәрчәүнәче үзенең
пәрәмәч сата торган номерларына «Амур» дип исем кушкан. Вәхәлбуки «Камыр» дип
атау тиеш иде (аның да тараканлысы)», — дип көлеп яза шагыйрь бер очеркында.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


 

Комментарий язарга


*