ТАТ РУС ENG

«Аксак Йосып» көе

Каен гына агач тал булмас,
каен суы койган [бал] булмас;
Кайгырмасана, газиз башым,
кайгы йөрәкләргә ял булмас.

Агыйделләрне кичкәндә
ут күренә аргы якларда;
Кайгырмас та иде бу башкаем,
әҗәл килсә бала чакларда.

Агыйделләрнең буенда
атып алдым кытай казларын;
Кайгырмасана, газиз башым,
бер күрербез ходай язганын.

Бу елда да богъдай бик уңган,
кыйблаларга таба егылган;
Бу хәсрәттән түккән күз яшьләрем
күләгә дә җирдә күл булган.

Ак кәгазьләргә май таммасын —
кырып алу илә җуелмас;
Кайгырмасана, газиз башым,
Мокатдәрдә язган югалмас.

Агыйделкәй буе, ай, киң ялан:
йөри дәвәләрем көтүсез;
Кеше хәлләрене кеше белми:
эчкәйләрем яна төтенсез.

Ашадым ла җиләкнең пешкәнен —
ашамадым җиргә төшкәнен;
Уен-көлке белә сизми калдым
газиз башым утка төшкәнен.

Ак кар кебек бәнем беләгем,
бер Алладан күптер теләгем;
Шул теләкләрем кабул булса,
басылыр да иде йөрәгем.

Ике дә лә басу киртәсе —
«бер басуларга җитәсе;
Бу ни дә лә исәп, бу ни хисап,
исәпләсәң — исең китәсе.

Һавалардан очкан аккошның
канатлары җиргә коелмай;
Сабый бала кеби еласаң да,
маңгайларга язган җуелмай.

Күпер башкайлары күк чәчәк —
күк күгәрчен төшеп чүпләсен;
Сөйләшсәм дә эчләр бушар иде,
бәнем сүзем кемнәр йөкләсен.

Кара урманнардан чыккан чакта
менгән атым чаба әлсерәп;
Гакыллы да башым тиле итте
башларыма төшкән хәсерәт.

Мокатдәр — язмыш.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*