ТАТ РУС ENG

*** («Биек тә лә тауның башларында…»)

Биек тә лә тауның башларында
кодрәт илә кое казылган микән;
Бер матурга бәнем күңлем төште,
Мокатдәрдә кемгә язылган микән?

Ефәк тә лә путал билбавың
билләреңне өч кат әйләнсен;
Бер матурга бәнем күңлем төште:
сачкенәләре бәңа бәйләнсен!

Бардым да ла базар алдына,
базар алмалары алмага;
Базар алмалары, ай, вак алма,
бән теләгәннәрне бир, алла!

Кызарып та пешкән алманың
су гынасын сыгып шикәр ит;
Бер матурга бәнем күңлем төште:
яраббе алла, шуны хәләл ит!

Француз яулыгыңның почмаклары
камфаракайларга буялсын;
Дошманнар да күреп гашыйк булсын:
йокыларыннан елап уянсын!

Алтын, салкын сарай эчендә
сачкенәләрен тарый бер матур;
Сачкенәләре аның кара ефәк,
саргайтты бит бәне шул матур.

Йөгереп кенә чыктым урамга,
тәгәрәп тә бара бер алма;
Бер матурга бәнем күңелем төште:
кавыштырыр микән бер алла?


 Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*