ТАТ РУС ENG

«Эстәрле» көе

Безнең чишмә — салкын чишмә,
иртә белән туңадыр;
Әй… төнлә йөргән яшь егетләр
кызлар белән кунадыр.

Ач тирәзәң җиләзгә,
ки камзулың көязгә;
Әй… исмең кушып җырлар идем  —
фаш буладыр өязгә.

Киртә буе сигез юл,
сигезе дә тигез юл;
Әй… кызыңны безгә бирмәсәң,
бизгәк тотсын сигез ел.

Без барабыз Кырымнан,
Кырым шәһәр кырыннан;
Әй… бәнем җаныем булса,
таныр җырлап килгән җырымнан.

Әдрәс бишмәт җиңе озын,
җиңе озынга төн озын;
Әй… төн озынын шуннан беләм:
бер түшәктә бер үзем.

Челтәрле күпер өстендә
көзгеле поднос бән юдым;
Әй… үзең былбыл, сачең чылбыр,
кемнәр өчен сән тудың?

Челтәрле күпер тактасын
җиз дагалы ат таптасын;
Әй… сезне безгә, безне сезгә
кайчан дошман мактасын.

Урманда агач шартлыйдыр,
куян вак-вак атлыйдыр;
Әй… дошман безне ашар иде —
бер ходаем саклыйдыр.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
аккош балаларына;
Әй… нужа күрми гакыл керми
ата балаларына.

Ишек алдың бозлавык —
таеп егылган тавык;
Әй… кызыңны безгә бирмәсәң,
битеңә чыксын сызлавык.

Бәнем кан җирән атым бар,
һич суктырмай малкаем;
Әй… кулъяулыгын болгай-болгай
елап калды җанкаем.

Без барабыз Аскәнттән,
Аскәнт тавы астыннан;
Әй… бәнем җаным елап калды
француз яулык астыннан.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*