ТАТ РУС ENG

«Гыйззелбану» көе

Ап-ак, ап-ак күкәйне дә ашамадым тоз белән, тоз белән;
Ай-вай, Гыйззелбану, күлмәгең;
Кичә көндез кайда йөрдең? Нурлы йөзең күрмәдем.
Яшем унҗидегә җитеп, уйнамадым кыз белән, кыз белән;
Ай-вай, Гыйззелбану, чачкабың;
Кич утырырга чакрып киттең, баргач — ишек ачмадың.

Бәләкәй генә бурлы айгыр, тезгене кыска буйларга, буйларга;
Ай-вай, Гыйззелбану, яулыгың;
Сөмсерләрең бик коелган, әллә юкмы саулыгың?
Егете матур, кызы задур калфак салып уйнарга, уйнарга;
Ай-вай, Гыйззелбану, шәлләрең;
Сөмсерләрең бик коелган, әллә юкмы хәлләрең?

Алма төйнәгән ал яулык зур булса да шәл түгел, шәл түгел;
Ай-вай, Гыйззелбану, күлмәгең…
Яшьтән сөйгән яшь матурга ни бирсәң дә жәл түгел, жәл түгел;
Ай-вай, Гыйззелбану, чачкабың…
Таң әтәче кычкыра, әллә таң ата микән, а… микән;
Ай-вай, Гыйззелбану, яулыгың…
Йөгереп чыккан урам аша — әллә ярата микән, а… микән?
Ай-вай, Гыйззелбану, шәлләрең…

Бу ел бардым Бөгелмәгә, алып кайттым өч бүрек, өч бүрек;
Ай-вай, Гыйззелбану, күлмәгең;
Кичә көндез кайда йөрдең? Нурлы йөзең күрмәдем.
Шунсы калды үкенечкә: сөйләшәлмәдем күреп… дем күреп;
Ай-вай, Гыйззелбану, чәчкабың,
Кич утырырга чакырып киттең, баргач — ишек ачмадың.

Кара бүркең бар синең лә, башларыңа тар синең, тар синең;
Ай-вай, Гыйззелбану, яулыгың;
Сөмсерләрең бик коелган, әллә юкмы саулыгың?
Безгә килгәч, кайтам, дисең, шул гадәтең бар синең, бар синең;
Ай-вай, Гыйззелбану, шәлләрең;
Сөмсерләрең бик коелган, әллә юкмы хәлләрең?


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*