ТАТ РУС ENG

«Җырчы Фәхри» көе

Үстек инде — зур булдык, ат урладык — бур булдык;
Ат урлап та тотылмадык, кыз урламай хур булдык.

Абзый, безгә яхшы ат кирәк: йә йөгерек, йә юрга;
Абзый, безгә дус-иш кирәк: йә гармунчы, йә мулла.

Бәләкәй генә бурлы айгыр, тезгене озын — уйныйдыр;
Кайда матур кызлар барын — күңлем шуны уйлыйдыр.

Ак күгәрчен дә гөрләй, күк күгәрчен дә гөрләй;
Малсыз егетләр дә үлмәй, дөнья рәхәтен күрмәй.

Ат яхшысы арканда, егет йөри тарханда;
Уңган ирләр ким-хур булмас, кайсы илләргә барса да.

Әйдә барыйк бер җиргә, кемнәр тияр без иргә;
Безгә против килгәннәрне йөретмәбез бу илдә.

Егет алай булырмы, егет болай булырмы;
Егет янына егет килгәч, бер җырламай булырмы!

Талдан тартма ясап бирим, сырын үзең сырларсың;
Салып биргәч — эчеп җибәр, җырын үзең җырларсың.

Бишмәтеңдә биш төймә, алтынчысы каптырма;
Алдыңдагын эчеп җибәр, югын инде таптырма.

Эчәек тә исерәек, гаепләштән булмасын;
Җырга каршы җырламаган күз алдымда тормасын.

Кашың белән күзеңә, гөл сибәем йөзеңә;
Иөз сум акча, бер матур кыз бер кәлимә сүзеңә.

Җырла дисең — җырлаем, бер сүзеңне тыңлаем;
Бән әйткәндә сән дә тыңла — бән дә мәхрүм булмаем.

Егет егетлеген итә: ат эчерә буранда;
Йөрәгенә чыдай алмай чыгып китә урамга.

Алай итсәк тә ярый, болай итсәк тә ярый;
Әле безнең яшь чагыбыз: ни кылансак та ярый.

Агыйделнең аръягында печән чаптым яланда;
Куркып-өркеп йөремәдем милый егет чагымда.


 
Тарханда — тире-яры белән сәүдәдә (диалектизм).


Җырлар дәфтәре >>>

 

Комментарий язарга


*