ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай. «Җырлар дәфтәре»

Г.Тукайның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында сакланучы җырлар дәфтәре

 

“ҖЫРЛАР ДӘФТӘРЕ” Уральскидә яшәгән чагында Габдулла Тукайның үз  кулы белән төзелгән җырлар җыентыгы.

Бу җыентыкның кулъязма оригиналы 1946 елда табыла. Оригинал Казанда Г.Ибраһимов исемендәге институт архивында Г.Тукай фондында (9-ф., 1-тасв., 21-с. б.) саклана.

Зәңгәр тышлы гади мәктәп дәфтәре тышлыгына Тукайның үз кулы белән русчалап «Тетрадь для списывания ученика 1–го класса А. М. Тукаева» дип язылган. Җыентык 27 җыр текстыннан тора. («Эчтәлек»тәге исемлектә барлыгы 28 җыр булып, 17 нче сан астында торган «Хан кызы» бәете ертып алынган.)

Тукай Уральскида рус классына 1896 елның сентябреннән, ягъни ун яшь ярым тирәсендә йөри башлый, һәм, замандашларының истәлекләренә караганда, шул чаклардан ул халык җырларын дәфтәрләренә терки бара. «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем… Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде», — ди Тукай үзе турында («Халык әдәбияты», «Хатимә»), «Габдулла һәрвакыт: «Апай, минем белмәгән җырым юк», дип сөйләнә торган иде», — дип искә ала апасы Газизә Зәбирова.

Менә шулай Тукай ишеткән бер җырын күңеленә сеңдерә, дәфтәренә терки бара. 1910 елда басылып чыккан «Халык моңнары», «Халык әдәбияты» (башта халык алдында лекция итеп укый) кебек җыентык һәм тикшеренүләрен, биш «көлтә»дән торган «Авыл җырлары» һәм «Кушмый ишәк җырлый» шигырен укыганда, шагыйрьнең гаять зур фольклор байлыгына (аеруча җырларга) таянып эш иткәнлеге сизелеп тора. «Лекциядә җыруларымызның берничәсе генә, анчак лазем урында мисал өчен алынганнары гына зикер ителде», — дип искәртә автор «Халык әдәбияты»на кереш сүзендә. «Халык моңнары»нда («Сак-Сок бәетләре») үзенең ничек итеп материал туплавын сиздерү өчен, бер мисал да китерә: «Мин, шушы сәтырларны язучы кеше, бу «Сак-Сок» дип аталган «милли фантазия»без хакында күп-күп кешеләрдән күп-күп истифсарларда булындым.

— «Сак-Сок» бәетен беләсезме? Белсәгез, язып китерсәгез иде, — дип үтендем».

Һәм Тукайга язып китерәләр. Замандашлары аның әле Уральскида мәдрәсәдә укыганда ук җәйге каникулга китә торган шәрикләреннән әкиятләр, җырлар, гомумән халык авыз иҗаты үрнәкләре язып китерүләрен үтенеп кала торган булуын, иптәшләре моны үтәвен әйтәләр. «Җырлар дәфтәре» — шагыйрьнең балачактан ук әнә шулай берәмтекләп җыйнап туплаган хәзинәсенең безгә килеп җиткәне. «Халык моңнары», «Халык әдәбияты», «Авыл җырлары» әлеге дәфтәр белән тыгыз бәйләнгәннәр. Тукай үз байлыгыннан «лазем урында мисал өчен» бик иркен һәм төрле рәвештә файдалана.

«Җырлар дәфтәре»ндә һәр җырның көе күрсәтелгән. Тукай күп кенә шигырьләрен, төшермәгә яки баш астына язып, нинди көйгә җырларга кирәклеген дә күрсәтеп бара. Мәсәлән, «Государственная думага» («Ай, бәгърем, Нәгыймә» көенә), ике бүлектән торган «Мактанышу» сатирасының икенче кисәге «Дөнья» көенә (шигырьнең исеме үк шулай). «Халык әдәбияты»нда “Тәфкиләү” көенең чыгу тарихы китерелгән, «Салкын чишмә», «Әллүки», «Әпипә» һ. б. көйләр телгә алына. «Эштән чыгарылган татар кызына» («Зиләйлүк» көенә), «Милли моңнар» (шулай ук «Зиләйлүк» көенә), «Поезд барган көйгә» шигыре — атап күрсәтелмәсә дә:
Ах, дүдәк, дүдәк, дүдәк, —
Басма өстендә балүрдәк,—
кушымтасыннан «Дүдәк» көенә икәнлеге аңлашыла. Шигырьләр, проза әсәрләре эчендә күп кенә халык җырлары һәм көйләре телгә алына, аерым кисәкләре китерелә. Кыскасы, Тукай кул астында гомере буе җыйнап тупланган хәтсез фольклор хәзинәсе барлыгы гел үзен сиздереп тора. «Халык моңнары»ннан халык хисләре белән хисләнеп, мин үзем дә күңелемнән кайнап чыккан «шигырь» дип әйткән мәзбут хиссиятләрем белән халык күңелен шүрәлечә генә кытыкларга тырыша идем», — ди шагыйрь («Халык моңнары»). Тукайның «укучыларын киләчәк мәҗмугаләрендә халык әдәбияты белән тагы да әсаслырак таныштыруны вәгъдә итүе» («Халык моңнары») бик урынлы, бик нигезле иде.

“Җырлар дәфтәре”нең титул битенә «Контора 1–го т–ва Бр. Шараф и К°, Казань» дигән язулы түгәрәк мөһер сугылган. Уртасында «22 января 1911 г.» дигән дата бар. Мәгълүм ки, Тукайның шигырь җыентыклары башлап нәкъ менә шушы ширкәт тарафыннан чыгарылды. Шагыйрь Шәрәфләр белән озак вакытлар хатлар аша һәм күрешеп элемтәдә була, ул аларга үзара договор белән дә бәйләнгән. Бу хәл Тукай үзенең җырлар дәфтәрен бастырып чыгарырга уйлаган, шунлыктан Шәрәфләргә «чи хәлендә» танышырга биргән дигән уй тудыра. Нәкъ шул вакытларда төрле җиңелчә исемнәр белән җыр җыентыклары бер-бер артлы чыга башлый, китап базарын тутыра. Тукайның болар турында кискен сүзләре дә бар. Шундый шартларда ул җыентыкны чыгарудан ваз кичкән һәм Шәрәфләрдән аны кире алырга уйлаган булу мөмкин. Әмма шуны әйтергә кирәк: «Җырлар дәфтәре»нең тышлыгындагы язу Тукайның тәгаен уз кулы булса да (КДУның криминалистик экспертиза лабораториясе дәфтәр тышындагы язуның Г. Тукайныкы икәнлеген раслады (1975 ел)), эчендәге җырлар бүтән кул белән күчерелгән. Моны аңлату кыен түгел: Тукай үз әсәрләрен акка күчерү, аерым җыентык өчен яздыру эшен еш кына күчерүчеләргә, бигрәк тә шәкертләргә (материаль ярдәм итү йөзеннән дә) тапшыра торган булган. Бу хакта байтак истәлек мәгълүм. Хәзерге көндә Казанда Г. Ибраһимов исемендәге институт архивында Тукай язуы дип саклана торган кулъязмаларның яртысыннан күбрәге чит кул белән күчерелгән: үләр алдыннан ашыгыч төзегән җыентыгы өчен ул үз әсәрләрен оригиналларыннан, газета-журнал битләреннән төрле кешеләрдән күчертеп алдырган. (Бу хәл Икенче дүрттомлыкны төзегәндә мәгълүм була.)

«Җырлар дәфтәре»нең тышлыгында Тукайның үз кулы булып та, дәфтәр эче ят, әмма каллиграфия ягыннан оста кул белән күчерелгәнлеген шушы югарыда сөйләнгәннәрне искә алып кына аңлатырга мөмкин.

“Җырлар дәфтәре” — беренче тапкыр «Г. Тукай. Халык әдәбияты» дип исемләнгән китапта (Төзүчеләре Г. Халит, X. Ярми, М. Гайнуллин кереш мәкаләсе белән. Казан, Татгосиздат, 1946) басылган, аннары Беренче дүрттомлыкның 2 нче томына (1955) кертелгән. Биредәге текстлар Г.Тукайның 5 томлыгының 2 нче томыннан алынды (Казан, Татар. кит. нәшр., 1985).

Комментарий язарга


*