ТАТ РУС ENG

«Латифә» көе

Кара бүркең бар синең, башларыңа тар синең;
Латифә… яулыгың; әллә юкмы саулыгың?
Безгә килгәч, кайтам дисең, шул гадәтең бар синең;
Латифә… шәлләрең; әллә юкмы хәлләрең?

Карлар ява, карлар эри — каралты башым чери;
Латифә…  калфагың; ниләр булды, аппагым?!
Сарылы күлмәкләрен киеп, суга барырга йөри;
Латифә… пар чыпчык; дәртең булса качып чык!

Һаваларда ак болыт явадыр яңгыр булып;
Латифә… сары ука; бән саргайдым сән юкка!
Сөйгәнеңне алсаң иде, теләгең кабул булып;
Латифә… күгәрчен; бәхетең бардыр, күрәсең!

Ишек алдым сары салам, себереп сарай салам;
Латифә… яулыгың…
Җанкаем исемә төшсә, бөгелеп елап алам;
Латифә… шәлләрең…

Кулыңдагы кулбавың, билеңдәге билбавың;
Латифә… калфагың…
Кичә көндез басма өстендә кемгә кулың болгадың;
Латифә… пар чыпчык…

Тау буеннан килгән чакта табып алдым бер чыбык;
Латифә… сары ука…
Әтиең, әниең бирмим дисә, килерсең микән чыгып;
Латифә… күгәрчен…

Җаныем базарга бара, җиккән атлары кара;
Латифә… яулыгың; әллә юкмы саулыгың?
Күрсәм сине, сызгырырмын — артыңа әйләнеп кара;
Латифә… шәлләрең; әллә юкмы хәлләрең?

Ил өстендә илле карга, инде аларга җим кайда?
Латифә… калфагың; ниләр  булды, аппагым?..
Баш сау булса, шунысы файда, инде кавышу кайда!
Латифә… сары ука; бән саргайдым сән юкка.

Җил җилләдер, бураңдыр, кар яварга теләйдер;
Латифә… пар чыпчык; дәртең булса качып чык.
Ямьле Агыйдел буенда җаным сине теләйдер;
Латифә…  күгәрчен; бәхетең бардыр, күрәсең.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*