ТАТ РУС ENG

Аккош, Чуртан һәм Кыскыч

Бервакыт Аккош, Чуртан, Кыскыч — өчесе бер йөккә җигелеп, аны алга алып бармакчы булдылар.

Болар өчесе дә тиреләреннән чыгарлык булып, көчәнеп тарталар, ләкин йөк һаман да кузгалмый. Бу йөк аларга, бәлки, авыр да булмас иде, ләкин Аккош һавага тартыла, Кыскыч артка өстери, Чуртан суга таба тарта.

Боларның кайсы гаепле, кайсы хаклы — анысында безнан эшемез юк, ләкин йөк әле һаман да шул урында.


Комментарий язарга


*