ТАТ РУС ENG

Арыслан илә Төлке

Төлке, иң беренче мәртәбә Арысланны күргәндә, куркуыннан чак кына үлми калды.

Менә күп үтмәде, ул тагы Арысланны күрде. Инде Арыслан аның күзенә ул кадәр үк куркынычлы күренмәде.

Өченче мәртәбә күргән иде, инде Арыслан белән кара-каршы сөйләшергә үк башлады.

 

* * *

Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала.


 

Комментарий язарга


*