ТАТ РУС ENG

Арыслан илә Тычкан

Тычкан, Арыслан янына килеп, тәгъзим берлә генә, шул якын тирәдә бер агач төбенә ояларга рөхсәт сорады вә диде: «И падишаһ! Син гәрчә урманда иң көчле вә гайрәтле бер зат булсаң да, гәрчә синең бер нәгърәң бөтен җанварларны тетрәтергә җитсә дә, киләчәкне белеп булмый бит. Кем белә? Бәлки, мин шушы кадәр зәгыйфь вә көчсез бер мәхлук булсам дл, бервакыт сезгә бер файда тиерермен».

Арыслан, Тычканның бу сүзләренә гаять тә ачуланып: «Синме?! И кызганыч җанвар! Кит, югал хәзер күземнән! Тере вакытта тизрәк башыңны алып кач. Югыйсә мин сине дөньяга килмәгән шикелле итәрмен. Миңа, Арысланга, файдам тияр дигән була бит! Ах, әдәпсез нәрсә!» — дип, бик каты гайрәтләнде.

 

Тычкан, мискин, бар хәле белән, җан коткарыр өчен качып, күздән дә югалды.

 

Ләкин Арысланның бу тәкәбберлеге буш кына калмады.

 

Бервакыт ул, үзенә азык эзләргә чыкканда, яңлыш Аучының үләннәр арасына корган авына эләкте. Монда инде нәгърәләр, үкерүләр файда бирми.

 

Мискин Арыслан никадәр тартылса да, җолкынса да, Аучының табышы гына булып калды: аны шәһәргә алып кайтып, кешеләргә күрсәтер өчен, тимер читлеккә ябып куйдылар.

 

Арыслан читлек эчендә теге Тычканны исенә төшерде. Әгәр Тычканга шәфкать иткән булса, ул, ауның җепләрен кимереп өзеп, Арысланны бәладән коткара алачак иде.

 

***

Коега төкермә, бервакыт су эчәргә кирәк булыр, диләр.

 

Тәгъзим берлә генә — олылап кына.

Нәгърә — гайрәтле, көчле тавыш.


Комментарий язарга


*