ТАТ РУС ENG

Аш пешерүче

Ниндидер бер Аш пешерүче, биш-ун гына минутка күршедәге кабакка кереп, ашханәдәге кәбаб булачак итләрне Тычканнан, Күседән сакларга Мәчене калдырган иде.

Берзаман Аш пешерүче кайтып керсә, ни күзе берлә күрсен: идәндә бәлеш төпләре, каз ботлары, паштет эчләре аунап ята. Әмма каравылчы Мәче, почмактагы серкә мичкәсе янында мыраулап, мияулап, пешкән үрдәкне ашап ята.

Аш пешерүче, укыганрак кеше булса кирәк, дәрхаль Мәчене вәгазьләргә башлап: «И оятсыз! Битсез! Син бу эшне эшләргә кешеләрдән генә түгел, хәтта стеналардан оялырга кирәк иде. Бу сәгатькә кадәр синең изгелегең, синең тугрылыгың мәсәлләрдә сөйләнә иде. Инде барча күршеләр сине яманларлар: «Ул Мәче бозык! Ул Мәчене ашханәгә кертү түгел, ач Бүрене абзарга кертү ярамаган шикелле, аны капкадан да кертергә ярамый», — диерләр.

Мәче исә вәгазьне тыңлый; тыңласа да — һаман эшендә.

Аш пешерүче сүзнең буасын җибәргән: аның авызыннан аккан вәгазьләрнең хисабы юк иде. Ашчы вәгазь сөйләгән арада, Мәче дә чебешне тәмам иткән иде.

* * *

 

Бу Аш пешерүчегә, Мәчене сүз берлә инсафка китерергә тырышканчы, чыбык берлә тәэдиб итәргә кирәк иде.

 

Кәбаб булачак — кыздырылачак.

Тәэдиб итәргә — әдәпкә өйрәтергә.


Комментарий язарга


*