ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Аю мәҗлесе

Аю мәҗлес ясады. Мәҗлескә үзенең якын күргән Аю җенесен генә хасламаенча, күзенә кем күренеп, күңеленә кем килгәннәрнең берсен дә калдырмыйча чакырды.

Белмим, үзенең туган көне булдымы, әллә исемләнгән көне микән? Ни булса да булсын, мәҗлес шәп иде. Ашарга күп булган шикелле, эчәргә дә аз түгел иде. Кунаклар тезелешеп утырдылар. Аларның төрле аш вә эчемлекләрдән кәефләре килгән иде.

Кунакларның болай кәефләре килгәнне күргәч, Аю тагы да кызык булсын дип, биззат үзе төшеп биергә кереште.

Төлке, моның биегәнен күргәч, болай дип җырлый башлады:

Ары да барып биисең, бире дә килеп биисең;

Бигрәк оста биисең, күз тияр дип белмисең.

Моны җырлагач, янәшә утырган Бүре, чыдый алмыйча, Төлкенең колагына: «Әй, иптәш, нигә болай бер дә килешмәгән биюне, бүрәнә кеби аяклары илә дөп-дөп сикергәнне бик оста, бик җиңел дип мактыйсың?» — дигәч, Төлке җавабында: «И Бүре! Син тик утыр, хәзер минем бу мактавым Аюның хушына китсә, ул безне тагын чакырып сыйлар», — диде.

Хасламаенча — аермыйча.

Биззат — туп-туры, үзе генә.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*