ТАТ РУС ENG

Бала Козгын

Һавадан бер Каракош килеп, куй көтүе өстенә төште дә туганына бер-ике генә ай булган бер Бәрәнне тырнагына элеп китте.

Бу хәлне якыннан гына карап торган бер Козгын баласы күреп, үзенә-үзе: «Инде алгач, зуррак куйны алырга кирәк иде; бу Каракошларда бер дә акыл юк икән, андый маңка Куйлар илә нигә тырнак пычратырга кирәк! Бу кадәрле зур көтүдә Бәрәннән башкалар да бар ич. Менә мин, теләсәм, нинди Куйны алырга белермен», — дип сөйләнә-сөйләнә, көтү өстенә очып барып, барча Куйларны күзеннән кичергәндә, моңар Сыердан аз гына кечкенә бер Кучкар күренде.

Бу Кучкар безнең бала Козгынның күңеленә ошагач, ул, озак уйламаенча, Кучкарның бөдрәләнеп-бөдрәләнеп оешкан киез шикелле толыбына үткен тырнакларын батырды.

Инде, безнең канатлы аучыбызның уенча, табыш бик зур, тик эш күтәреп очуда гына калган. Әмма һәр җирдә тугры килгән «яшьлек — җүләрлек» мәкале безнең бала Козгынга да кыек килмәде. Бичара Козгынчык азыкны күтәрергә көчәнә, азаплана, вә хәлбуки теге Кучкарның аучы тырнагына эләккәненнән хәбәре дә юк; ул әүвәлгечә тыныч кына авызындагы чирәмне чәйнәп тик тора.

Хәзер инде безнең аучы аудан өмид кисте. Инде, ичмаса, үзе генә котылса да күп шөкер итмәкче була. Ләкин ачкүзлелек илә тырнаклар бик тирән баткан, кадаклап куйган шикелле, селкетер дә хәл юк.

Бу хәлне Көтүчеләр күрделәр дә, Козгынның тырнакларын пычак белән кисеп, көчкә генә алдылар. Соңра, очып китмәсен дип, аучының канатларын да кисеп, үзен балаларга уйнарга бирделәр.

 

* * *

 

Бертөрле гакыллырак татар сәүдәгәрләренең Мәскәүдән бер-ике мең генә алып, эшне машина кеби әйләндергәнен икенчеләре күрәләр дә, алардан көлеп, биззат үзләре Мәскәүгә барып, кырык-илле меңлек вексельгә кул куялар да бөтенләй ушбу яшь Козгын хәленә төшәләр.


Биззат үзләре — үзләре үк.


Комментарий язарга


*