ТАТ РУС ENG

Беренче мәртәбә мәктәпкә бару

Ибраһим, иртәнге чәйне ашыгып-ашыгып эчеп, дога кыйлды да иң элекке мәртәбә мәктәпкә барырга җыена башлады.
Мәктәп һәм анда уку тугърысында Ибраһим төрле сүзләр ишеткәнгә, анда ничек барырмын, ничек ят балалар берлә бергә укырмын дип, анда барудан күңеле тартына иде.
Шулай да аны атасы, кулыннан җитәкләп, өйдән алып чыкты. Ерак түгел генә бер мәсҗед янына җиткәч, атасы Ибраһимга мөгаллимгә ни өчен килгәнлеген, ничек итеп сөйләргә кирәклеген өйрәтеп, аны мәктәп ишегеннән кертеп җибәрде.
Ул вакыт иртә булып, сәгать сигезне дә сукмаган иде әле. Мөгаллим дә килмәгән иде. Иртә булса да, балалар, җыелышып, шаулашып, мөгаллим килүен көтә иделәр.
Ибраһим ишектән килеп кергәч тә, аның һәр дүрт ягын мәктәп балалары сырып алдылар. Аны һәр яктан баштанаяк карый һәм кем угылы вә ни атлы икәнлеген сораштыра башладылар. Ибраһим исә, алардан оялганлыктан, кып-кызыл булып кызарып, идән уртасында басып тора иде.
Шулай торганда, ишектән мөгаллим әфәнде килеп керде дә, балалар җирле җирләренә утырыштылар. Утырырга махсус урыны булмаганга, Ибраһим, нишләргә дә белмичә, аягүрә калды.
Мөгаллим әфәнде кара мыеклы, кара сакаллы, түгәрәк ак йөзле, көләч кенә, мөлаем генә бер кеше иде.
Ул үзен ят җирдә сизеп, йөзенә аптырау галәмәтләре чыккан Ибраһимны шәфкатьле һәм җылы сүзләр белән үз янына чакырып алды. Ибраһим да үзен атасы укырга җибәргәнлеген вә кем баласы икәнен сөйләде.
Мөгаллим әфәнде Ибраһимны дәфтәргә кайд иткәч кулыннан тотып, сыйныфка алып чыгып, махсус көрсигә утыртты.
Ушбу көннән башлап Ибраһим, «урам баласы»лыктан чыгып, мәктәп шәкерте булып китте. Баштарак шәкертләрдән оялса да, кызарса да, соңга таба ияләшеп, кыюланып китеп, бик тырышып сабак укырга башлады.



Кайд итү — язып кую.
Көрси — парта.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

 

Комментарий язарга


*