ТАТ РУС ENG

Бәти

Бер Кәҗә бәтие, балалыгы вә яшьлеге илә Бүре тиресен киеп, бакчага сәер итәргә китте.

Бу, шул кыяфәте илә бакчага кереп, яшел чирәмнәрдән татымакчы булып, авызын түбән таба сузган гына иде, шул вакыт моны ерактан күргән Этләр, Бүре дип белеп, барчасы бердән моның өстенә атылып, кайсы муеныннан, кайсы биленнән, кайсы ботыннан тешләп, бичараны аяктан да ектылар.

Мискин Бәтинең әҗәле җитмәгәненә каршы, бу хәлне Көтүчеләр күреп, Этләрне көч илә генә аерып алдылар.

Этләр тешенә эләкмәк уен түгел; бичара бәти үлемнән котылгач, көчкә-көчкә генә өстерәлеп, Сарыклар абзарына барып керә алды һәм гомер буена ыңгырашып, күңелсезләнеп йөрүчән вә ашаганы да сеңми торган зәгыйфь бер Сарык булып калды.

Әгәр дә Бәтинең башында гакылы булса, Бүре тиресен кию кайда, бәлки, Бүрегә охшауны уйларга да куркыр иде.

 

***

Явызларга тыштан гына булса да охшарга ярамый.

Сәер итү — кызык карап, үзен күрсәтеп йөрү.


Комментарий язарга


*