ТАТ РУС ENG

Әтәч илә Энҗе бөртеге

Чүплек башларында казына торгач, Әтәч ничектер бер Әнҗе бөртеге тапты да үз-үзенә сукранып сөйләргә тотынды: «Энҗе, дигән булалар! Бу Энҗе нинди юк нәрсә! Әгәр бу табылганчы, миңа, казып мәшәкатьләнгәнем өчен, бер Тары ярмасы табылган булса, мин нинди шат булыр идем».

Түбән фикерле кешеләр, нәрсәләрнең кыйммәтен белмәгәнлектән, күп вакытта шушы Әтәч кеби хөкем итәләр.


Комментарий язарга


*