ТАТ РУС ENG

Этләрнең дуст булышуы

Ашханә тәрәзәсе төбендә Актырнак илә Сарыбай кояшка каршы җылынып яталар иде.

Шулай ятканда, сүздән сүз чыгып, этләрнең тормышларыннан, көн күрмешләреннән күп сүзләр сөйләнде.

Актырнак әйтә: «И дустым! Бу дөньяда сөешү-дустлашудан да татлырак нәрсә бар микән, ике җанның берләшеп, берсен берсе тәгъзим вә ихтирам итүеннән дә күңелле эш бар микэн? Менә безнең арамызда шундый дустлык булса, без гомеремезнең ничек үткәнен дә белмәс идек».

Сарыбай, моны тыңлап торгач: «Мин күптән шуны уйлыйдыр идем. Без икемез дә бер йортның каравылчылары булгач, безгә ни өчен кычкырышырга һәм ни сәбәпле талашырга? Хуҗаларга рәхмәт: ашарга, эчәргә бар; ач булмыйбыз. Белмим, ни өчендер безнең ата вә бабаларымыз бер-берсе илә тату тормаганнар. Менә, Актырнак дуст, бир кулыңны, без икәү кыямәткә кадәр аерылмаска дуст кушылыйк һәм үземездән соңгыларга да күчергеч булыйк», — дип, сүзне бетергәч, Актырнак Сарыбайга кулын бирде, бөтенләй ахирәт дустлары булдылар.

 

Бу эштән соң, яңа дустлар бик куаныштылар. Хәзер генә анадан туган кеби җиңеләйделәр. Шатлыклары эчләренә сыймаганлыктан, кая барып бәрелергә дә белмиләр иде.

Шуннан берничә минут үтмәде, бу ике дустлар кочаклашып берсен берсе куышып, сикерешеп уйный гына башлаганнар иде, гөнаһ шомлыгына каршы, шул арада ашханә тәрәзәсеннән сөяк ташладылар.

Менә берзаман дустлар сөяккә йөгерешеп бардылар. Сөякне берсе берсенә бирәселәре килми, һәр икесе тешләрен ыржайтып талашырга, чәйнәшергә тотындылар, канга батыштылар.

Бу хәлне Хуҗалары күргәч, дустларның өстләренә салкьп су сибеп, көчкә-көчкә генә аерып җибәрделәр.

* * *

Мондый дустлыклар илә дөнья тулгандыр. Замана дустларын сөйләгәндә, гөнаһлы булмыйча сөйләмәк мөмкин түгелдер. Ике дустның сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң, боларның җаннары бер икән дип уйларсың; аларга сөяк ташласаң, бөтенләй ушбу этләр кеби булалар.

Тәгъзим — олылау.


Комментарий язарга


*