ТАТ РУС ENG

Ике бала

Гариф Зарифка карап: «Әйдә, иптәш, бу агачтан чикләвек өзик!»

Зариф: «И дустым, ул агач, күрәмсең, ничек биек, кая анда безгә менү! Кая чикләвек ашау!»

Гариф: «Көч белән ала алмаган нәрсәне хәйлә белән алалар. Менә син әгәр мине бу түбәнге ботакка менгезсәң, минем чикләвеккә буем җитәр, аннан ары икебез дә чикләвек ашарбыз, җәме?»

 

Зарифның күңеленә дә бу киңәш охшап, дустлар җөгерешеп агачка бардылар.

Зариф, үзенең бар көчен сарыф итеп, иптәше Гарифны ботакка менгезде, ләкин Зарифның бу эше үзе өчен файдасыз булды: Гариф агач башында шатыр-шотыр чикләвек ашый, әмма дусты Зарифка тик чикләвекнең кабыкларын гына ташлый.

Зариф, мискин, Гарифның кулыннан яңлыш ычкынган чикләвекләрне генә ашап, югарыдан төшкән кабыкларны гына ялый иде.

 

* * *

 

Дөньяда күп Гарифлар бар ки, аларның дәрәҗәгә менүе өчен җан көчләре илә тырышкан Зарифлары баеган Гарифлардан чикләвек кабыгы да күрмиләр.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

Г .Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 


Комментарий язарга


*