ТАТ РУС ENG

Ике күгәрчен

Ике Күгәрчен ике туган шикелле гомер итәләр иде. Боларның берсе икенчесеннән башка ашамыйлар да, эчмиләр дә иде.

Берсен бер җирдә күрсәң, икенчесе, билгеле, шунда. Боларның куанычы да, кайгысы да уртак иде.

Бу рәвешчә торганлык берлә бу ике дуст гомерләренең ничек үткәнен дә күрмичә калалар иде.

Бу ике дустка кайвакытларда кайгыга, хәсрәткә дучар булырга тугры килсә дә, боларга һичбер вакытта ялгызлык, күңелсезлек кеби нәрсәләр тырнак батыра алмый иде.

Шулай рәхәт-рәхәт кенә вакыт кичереп торганда, берзаман берсенең күңеленә сәфәр кайгысы, сәяхәт дәрте төште.

Бу Күгәрченнең, җир йомыркасын әйләнеп, төрле гаҗаиб-гараибне күреп, ялганны дөресттән аерырлык һәм булган илә булмаган әкиятләрне фәрекъ итәрлек гыйлем табып кайтасы килде.

Моның бу дәрткә төшкәнен икенчесе белгәч, яшь аралаш күзләрен дустына тегәлеп, бу сүзләрне әйтә иде: «И мәрхәмәтсез дуст! Син кая бармакчы буласың? Бу дөнья буенча өстерәлеп йөрүдә ни файда бар? Син, мине кызганмасаң да, үзеңне кызган. Сәфәрдә очраячак ерткучы Кошларны, Карчыгаларны, куркынычлы, бозлы яңгырларны исеңнән чыгарма, һич булмаса, яз башы җиткәнен көтәргә кирәк. Үзең беләсең, хәзер вакытсыз, азык та аз, һавалар да бозык. Язга чыккач, мин дә сине туктатмам, теләгән җиреңә барырсың. Чү! Менә Козгын да кычкырды. Бары да хәерсезлеккә ишарәт. Зинһар, китмәсәнә, җаным. Әле бергә торырбыз — бик күңелле бит. Кая бармакчы буласың син? Бер дә гакылым җитми. Син әллә миннән туйдыңмы? Аерылмакчы буласыңмы? Син китсәң, мин бөтенләй ятим каламын; яңгырлар, җилләр миңа гына тиячәк; син киткәч тә, төшемә әллә нинди куркынычлы нәрсәләр керә башлар; күңелем сиңа киләчәк бәлаләрне уйлап куркыр. Баш өстемдә аз гына күк күкрәгән тавыш ишетсәм: «Ах! Минем дустым кайда икән? Сау микән? Тамагы тук микән? һавасызлыктан күләгәләнә торган җире бар микән?» — сөальләре илә тәшвишләнеп хәсрәтләнермен».

Бу сүзләр, бу ялынулар безнең сәйяхнең йөрәгенә үтте.

Дусты кызганыч, ләкин сәфәр дәрте берлә башы әйләнгән, Гакылы киткән. Нишләргә дә белмәгәч, дустының күңелен бу рәвешчә җуатырга тотынды: «И сөекле дустым! Мин синнән тик өч-дүрт кенә көнгә аерыламын. Үзең дә беләсең: мин аягым берлә сәфәр итмим — очам. Мин бар көчем илә очып, аз вакытта күп җирләрне, күп нәрсәләр күреп, янә синең канат астыңа кайтып керермен. Ул вакытта без сөйләшергә сүз күбәер, мин һәр сәгатьтә бертөрле җирне искә төшереп, кай җирдә нинди гаҗаибләр күргәнемне һәм кайда нинди гадәтләр, нинди кыйланышлар барлыгын сиңа хикәят итәрмен. Син дә бу кызыклы сәяхәт хәлләрен ихлас берлә тыңларсың, һәр җирләр, һәр таулар, төрле сулар — һәммәсе күз алдында томанлы картинка* кеби күренер, һәм минем берлә бергә йөреп, күзең күргәннән ким булмассың».

Нишләмәк кирәк? Дустлар үбештеләр дә аерылыштылар Безнең юлчы канатын селкеп оча. Ул сәфәрдә инде. Шулай очып барганда, менә берзаман моның каршысыил җилле яңгыр килә, күк күкри, яшен ялтырый.

Күгәрчен түбән караса, анда тик күгәреп яткан диңгез шикелле сәхра гына күренә. Кайда ышыкланырга кирәк?

Күгәрченнең бәхетенә каршы, күзенә бер корган имән күренде. Мөсафирымыз тизрәк шунда барып ышыкланган булды. Әмма җилдән дә котыла алмады, яңгырдан да саклана алмады.

 

Бичара тәмам юешләнде, чыланды. Гомердә болай яңгыр вә җил астында калганы юк иде, бу юлы калды һәм бик каты туңды.

Күп вакытлар үткәч, болытлар таралган кеби булды, бер яктан кояш та ялтырап чыкты.

Мөсафирның күңелендәге дәрте һаман ераграк барырга куша иде. Ул азрак тагын да селкенде дә юлга төште.

Инде күп заманнар үтте; юлчымызның карыны да ачыкты Ул, очып барган вакытында, «азык күренмәсме икән?» фикере белән, сәхраларны күзеннән кичерә бара иде.

Бервакыт моның күзенә бер аулак кына җиргә сибелгән ярмалар күренде. Хәзер азык табылды. Ачыккан сәйях тиз генә төшеп, ярманы чүпләргә башлады.

Чүпләп туйгач, очып китим дисә, гөнаһ шомлыгы, ул ау эченә сибелгән ярма икән! Мискин кош ауга чорналып калды, һәр яктан бәла!

Моның әҗәле җитмәгәнгә каршы, ау иске икән: күп тартыла торгач, ауны өзде дә котылды. Котылса да, бер аягы суелды һәм канады — эштән чыга язды.

Ни булса да, алды-артына карамый, гакылсыз, һушсыз хәлдә күтәрелеп китте. Күз алды караңгыланган; үзе дә кая барганын белми, һаман оча иде.

Сәфәрдә куркынычлар бетәме соң? Кисәктән моның каршысына залим Карчыга килеп чыкты. Күгәрчен, мискин, Карчыганы күргәч, бөтенләй шашып, бар көче, куәте илә канатын селкеп кача башлады. Качса да, күп йөргәнлектән, хәле беткән иде.

Озакламый, моның күзе янында Карчыганың тырнаклары күренеп китеп, канатының җилләре дә исә башлады.

Шул вакытта, хикмәти Хода, бер Каракош пәйда булып, канаты белән Карчыганы бик каты сукты да, ерткучы икенче ерткучыга азык булды.

Безнең Күгәрчен, үлемнән котылгач, тиз генә бер авыл янындагы читән арасына кереп посты.

Әмма моның берлә генә сәйях тынычландымы? Күгәрченнең монда качканын бер Бала күреп, моның башына таш атып, башын җәрәхәтләде.

Бәхетсез кош, бу җирдә дә хәер күрмәгәч, акрын гына, тагы әллә нинди бәлаләр күрмим дип, ватылган башы, бозылган канаты, суелган аягы илә өенә таба юнәлде.

Инде сәфәр дәрте сүнде. Ул инде сәяхәт итү фикерләреннән тәмам тәүбәи нәсух итте.

Әле безнең Күгәрчен бөтенләй үк бәхетсез түгел икән: оясына кайтса, дусты каршы чыгып, көтеп тора икән. Сәйяхемез дәрхаль дустының канаты астына барып сыенды, янә үбештеләр.

Юлдагы мәшәкатьләр бер-бер сөйләнде. Болар тагы борынгыча тора башлаганлыктан, ул михнәтләр тәмам онытылды.

 

***

И сез, бөтен дөньяны сәяхәт итәргә теләүчеләр!

Сез дәрт берлә янасыз. Шуның өчен бу тәмсилне укып чыксаңыз, зарар тапмассыз.

 

Сез кайда барсаңыз да, дустларыңыз торган җирдән матур, күңелле урын тапмассыз.

 

*Томанлы картинка — элек киноны томанлы картинка (русча туманный) диләр иде.

Гаҗаиб-гараибне — гаҗәп һәм сирәк очрый торган нәрсәләрне.

Фәрекъ итәрлек — аерырлык.

Сәйях — юлчы.

Тәүбәи нәсух — чын тәүбә.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 



Комментарий язарга


*