ТАТ РУС ENG

Ике Сабан

Ике Сабан, икесе бер үк тимердән, бер үк һөнәр йортында эшләнеп, базарга чыгарылганнар иде.

Боларның берсе Иген игүчегә сатылып, ул аны алгач ук эшкә кушты. Аның белән җир сөрә башлады. Шул рәвешчә бу Сабан һәр җәйне эшләп, аңар тик ятарга туры килми иде.

Икенче Сабан исә, бер Сәүдәгәр кулына эләгеп, аның кибетендә ауналып, эшсез ята иде.

Шулай озак заманнар үткәч, бу ике Сабан бер җирдә очраштылар.

Кибетчедәге Сабан, күп еллар эшсез ятканлыктан, тәмам тутыгып, саргаеп, караңгыланып беткән иде.

Иген игүчедәгесе исә күп эшләп ачылган һәм көзге шикелле ялтырап тора иде.

Тутыккан Сабан үзенең иптәшенең болай матурланганын күргәч, аннан: «Иптәш, син ни сәбәптән болай ялтырыйсың да, мин ни сәбәптән мондый тутыккан һәм караңгыланган?» — дип сөаль бирде.

Иптәше аңар: «Минем ялтыравым тырышуымнан килде. Әгәр гомерем буе кибет идәнендә кырын ятып торсам, мин дә синең төсле каралыр һәм ямьсезләнер идем», — дип җавап бирде.


Комментарий язарга


*