ТАТ РУС ENG

Ишәк илә Сандугач

Ишәк Сандугачны күрде дә, аның янына килеп: «Тыңла әле, дустым! Миңа сине, ул сайрарга бик маһир, дип мактадылар. Менә мин үз колагым илә синең тавышыңны ишетмәкче вә яхшы-начарлыгыны үзем хөкем итмәкче булдым», — диде.

Сандугач, дәрхаль үзенең һөнәрен күрсәтергә башлап, әллә тагы мең төрле көйләргә борып сайрарга кереште.

Ул бер чут-чут итеп куеп, бер сызгыра, бер назиканә генә, тавышын әкренләтеп, бер бөтен урманга вак кына ядрә сибелгән кеби яңгыратып җибәреп, ничек тә булса матуррак сайрарга тырыша иде.

Сайрауның тәэсиреннән искән җилләр һәм сайрап торган вак-төяк Кошлар туктадылар. Көтүләр бер урынга яттылар. Көтүче дә, сулышын көчкә генә алып, Сандугач тавышын эреп, изелеп тыңлый иде.

Сандугач сайраудан туктады.

Шул вакыт безнең Ишәк, маңлаен җиргә куеп: «Әйе, Сандугач, син һәйбәт сайрыйсың, сине бер дә күңелсезләнми генә тыңлап була; ләкин шунысы кызганыч: син безнең күршедәге Әтәч белән таныш түгел икәнсең. Әгәр син аның белән танышып, аннан бераз өйрәнсәң, тагы да матур сайрар идең», — диде.

 

*** 

Ярабби, син безне дә мондый хакимнәрдән сакла!

Маһир — оста.

Назиканә — нәфис.


Комментарий язарга


*