ТАТ РУС ENG

Кеше һәм Арыслан

Көчле булмактан гакыллы булмак кат-кат артыктыр.

Моңар ышанмаган кеше, менә бу хикәячекне укыгач, гакылның артыклыгына канәгать хасил итәр.

Бер Аучы үзенең авын агачлар арасына җәеп, нинди булса да табыш көтеп торганда, яңлыш үзе Арыслан тырнагына эләкте.

 

Арыслан, каһәрләнеп: «Бет, и бәдбәхет мәхлук! Менә минем тырнагымда тикшереп карыйк әле, синең тазалыгың вә көчлелегең кайда икән? Сез, Адәм балалары, үзеңезне бөтен дүрт аяклы хайваннарга, хәтта арысланнарга да падишаһ дип йөрисез, имеш. Менә хәзер сезнең бу дәгъвагызның тиешле-тиешсезлеген карарга форсат табылды», — диде.

 

Бичара Аучы Арыслан тырнагыннан зәгыйфь кенә тавыш илә: «Без сездән көч вә куәт ягыннан өстенлекне дәгъва кыйлмыйбыз, бәлки, гакыл илә сездән югарылыкны дәгъва итәбез, менә мактанырга батырчылык итәмен ки, мин хәзер бу җирдә үземнең гакылым илә шундый эш эшләрмен ки, сез ул эшне көчегез берлән эшли алмассыз», — дигәч, Арыслан: «Сөйләмә! Мин сезнең мактанган әкиятләреңезне тыңлап ардым инде…»

Аучы: «Юк, падишаһым, әкият түгел, мин хәзер осталыгымны күз алдында күрсәтәм. Әгәр сүзем ялган булса, минем качып котылыр хәлем юк, соңыннан да ашарга өлгерерсең. Менә минем агач арасында җәйгән үрмәкүч ояларым бар, шуның астыннан мин гакылым берлән чыга алам, һәм син дә көчең берлән чыгып кара. Әнә үзең дә күрәсең: ул — үрмәкүч оясы, таш стена түгел, әнә аз гына җилгә дә селкенеп торадыр».

Арыслан: «Җә, элек үзең чыгып кара!» — дигәч, Аучы мәһарәт белән, шома гына, ау астыннан чыкты.

 

Аның артыннан Арыслан да, җәядән атылган ук шикелле сикереп, ау астына барып керде.

 

Әмма бәхетсез Арысланның ау астына гомердә дә кергәне юк иде. Мискин хайван ауга чорналып калды.

Гакыл көчне җинде.

 

Көчле Арыслан һәлак булды.

 

Мәһарәт — осталык.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.) 

Г.Тукайның тормы һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 



Комментарий язарга


*