ТАТ РУС ENG

Күл

Көтүче, Идел янына утырып, яңагына таянып, үзенең кайтмаска югалган бер малы тугрысында моңланып-моңланып җырлап утыра иде. Бичараның күптән түгел генә бер сөекле Бәрәне Иделгә баткан иде.

Көтүченең бу зарларын тыңлап торган кечкенә генә бер Күл, Көтүченең кайгысын уртаклашып вә Иделне яманларга керешеп: «Бу Идел бигрәк ачкүзле, һичбер вакыт туя белми. Әгәр аның төбе дә минем төбем шикелле аркылы күренә торган булса, ул обжорның нәрсәләр йотканы бик ачык күренер иде.

Мин, әгәр дә Идел шикелле гөнаһлар эшләсәм, оятымнан җирне казып югалыр идем яисә караңгылыкларга кереп яшеренер идем.

Әгәр тәкъдир миңа ул кадәр күп сулы булырга язган булса, мин, һич шөбһәсез, бөтен дөньяның бизәге булыр идем, суларым илә хәтта тавыкка да зарар китермәс идем.

Минем суларым бик сакланып кына агар һәм агач ботакларын булса да агызмас иде; бөтен сәхра вә ярларым миңа рәхмәт укырлар иде.

Мин бөтен кырлар вә болынлыкларны терелтер идем, ләкин аннан бер генә яфракны булса да агызып китмәс идем.

Кыскасы, һичбер җирдә кайгы вә хәсрәтләр ясамыйча, минем суым, саф көмеш кеби, диңгезгә кадәр тын гына агып барыр иде», — дип сөйләнә иде.

Күл шулай сөйләнгәннән соң, бер атна үтмәде, шул тирәдәге тауга чиләкләп-чиләкләп яңгыр яуды. Аның таулардан аккан сулары безнең Күлгә төшеп, Күл суга баеды, Идел илә бәрабәр булды.

Менә берзаман Күлнең котырган дулкыннары ярлардан сикереп чыгалар, очраган төпчек вә бүкәннәрне шар кеби тәгәрәтеп агызалар, хәтта меңъеллык имәннәрне дә аударалар; аны батыралар, моны агызалар…

Җә, хәзер безнең Күлнең баягы жуашлыклары, инсафлары кая киткән?

Бу Күлнең сулары беркөнге кайгырып утырган Көтүчене дә барча сарыклары илә бергә агызып алып китте.

* * *

Бәгъзеләр: баесам — фәлән итәр идем, баесам — төгән итәр идем, диләр дә, баегач, менә шушы Күл кеби булалар.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*