ТАТ РУС ENG

Мактанчык Куян

Ерткучы хайваннар, бергәләшеп, бер зур Аюны аулап ектылар.

Табышны уртага салып, үзара бүләргә тотынганда, бер яктан Куян да килеп, Аюның бер колагына ябышты.

Башка ерткучы хайваннар Куянның болай батырчылык иткәненә гаҗәпләнеп һәм ачуланып: «Әй син, Кыек аяк! Син нигә тотынасың? Аюны аулаган вакытта синең эзең дә күренмәде бит!» — дип кычкыргач, Куян бер дә аптырамыйча: «Ә Аюны урманнан кем куып чыгарды дип беләсез?» — диде.

Куянның бу мактануы ерткучыларга бик кызык вә көлке күренгәнлектән, аңар, дәгъвасы буенча, Аю колагын тапшырдылар.

 

* * *

 

Мактанчыклардан гәрчә көлсәләр дә, күп вакытта аларга өлеш тә тиядер.


Комментарий язарга


*