ТАТ РУС ENG

Мөрит

Рамазан Шәрифтә бер Мөритнең бик ифтар итәсе килде. Мөрит бу тугрыда күп уйламыйча, бер караңгы бүлмәгә кереп, шәм яндырды да шәмгә тотып җомырка пешерергә тотынды. Җомырка пешкәч, кабыгын әрчеп ашарга гына башлаган иде, кисәктән күзе алдында үзенең шәйхе пәйда булып: «Бу ни гөнаһ!» — дип кычкырды.

Мөритнең курыкканлыктан теле тотылып: «Хәзрәт, зинһар, кичерә күр, Шәйтан котыртты… кот… котырткан иде», — дигәндә, мич астыннан бер Шәйтан баласы сикереп чыкты да, Мөриткә карап: «И оятсыз! Син нәфесең теләгән эшне эшлисең дә һаман без Шайтаннарны гаеплисең; мин әле шәмгә тотып җомырка пешерүне үзем дә синнән генә өйрәндем», — диде.


Мөрит — ишанга ияргән кеше.
Ифтар итәсе — көндез ашыйсы.
Шәйхе пәйда булып — ишаны күренеп.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).

(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип  куелган. Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре». (Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).

«Мөрит» — беренче тапкыр «Әлгасрел җәдитенең 1906 ел 3 нче (15 март) санында «Мәҗмугаи мөфидә» эчендә басылган. Бөек рус мәсәлчесе И.А.Крыловның (1769-1844) «Напраслина» дигән әсәреннән файдаланып, чәчмә парча итеп бирелгән. Тукай, Крыловтагы 46 юллык шигырьнең төп мәгънәсен генә алып, татар мәгыйшәтенә борыбрак язган»: надзиратель урынына — хәзрәт; «рамазан шәрифтә… ифтар итәсе килде», «шәйхе пәйдә булып» һ.б.

Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70 исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.

Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910 елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан, «Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән. (Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).


Комментарий язарга


*