ТАТ РУС ENG

Нәүхәчеләр

Борын заманда Мисырда шундый гадәт бар иде: мәсәлән, бер баерак Кеше үлсә, аның җеназасы артыннан ялланган Нәүхәчеләр (Егълаучылар) җибәрәләр иде.

Шул Нәүхәчеләр, зыяратка барып җиткәнче һәм кайтканчы, җеназа артыннан бер дә калмыйча, егълап йөриләр иде.

Бервакыт шәһәрдә бер кадерле Кеше вафат булгач, теге Нәүхәчеләр мәрхүмнең бәһасез гомеренең бик кыска булганлыгын вә аны ишексез, тәрәзәсез бер йортка алып барганнарын көйләп-кейләп әйтеп егълап баралар иде.

Бу кыйланышларны, бу аһ-ваһларны тыңлап торган бер намәгълүм Кеше бу егълаучыларга хитабән:

— И сез, хәсрәт ияләре! Тавышыгызны басыгыз, кайгырмагыз; менә мин бер дога беләм, әгәр ул доганы укысам, мәет хәзер терелер, — дигәч, тегеләр, егълауларыннан туктап, барчасы бердән моның аягына егылып:

— И ата! Зинһар, хәлемезгә мәрхәмәт ит, син мәетне тергез, ләкин тергезгәндә тагы бер-ике көннән үләрлек булсын. Әгәр ул тагы бер мәртәбә үлсә, безне янәдән егьларга чакырырлар. Бу Кешедән тере вакытта бер тиен дә алып булмый иде, әгәр ул терелеп, дөньяда тора калса, тагы да бер тиен дә бирмәс, — диделәр.

 

* * *

Шундый байлар бар ки, аларның әҗәле генә бер файдага ярыйдыр.

Нәмәгълүм — билгесез.

Хитабән — эндәшеп.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*