ТАТ РУС ENG

Сарыклар вә Этләр

Кайсыдыр бер урман буенда көтелгән Сарыклар Бүреләрдән бик җәбер вә золым күргәнлектән, Ияләре Сарыклар арасына бозау кеби Этләрдән ике дистә Эт җибәрде. Моның уенча, бу Этләр Бүреләрне Сарыкларга керүдән тыячаклар иде.

Вакыйган, хуҗаның бу фикере бик тугры иде: бу кадәр күп Этләр булганда, Бүреләр көтүгә керә алмыйлар иде.

Әмма Этләргә дә ашарга кирәк; бу саклаучы Этләр, ахиреләмер һәр көн берәр Сарыкны сугышып-талашып ашый-ашый, Бүреләрдән ничә вә ничә мәртәбә зарарлы бүре булып, берничә көндә көтүне тәмам һәлак иттеләр.

 

* * *

Бәгъзе галимнәр дин вә шәригать саклыйлар. Әмма үзләре шул ук шәригатьне ашыйлар. Әгәр шәригать бер зур хайван сурәтендә булса, алар тешендә каннар күрергә дә мөмкин булыр иде.

 

Ахиреләмер — соңгы чиктә.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
 

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 


Комментарий язарга


*