ТАТ РУС ENG

Ташбака илә Куян

Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар.

Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады.

Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән!

Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә, хурланды да, әмма ни файда?

 

* * *

Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга ярамый. Кечкенә генә дошманга да зур дошманга хәзерләнгән кеби хәзерләнергә тиеш.


Комментарий язарга


*