ТАТ РУС ENG

Тиен

Бер Тиен кайсар Арысланга хезмәт итә иде. Ничек вә нинди хезмәт иткәнен белмим, ләкин Тиеннең хезмәте Арысланга бик охшый иде.

Арысланга ярар өчен аз хезмәт кирәкмәгәнлеге билгеледер. Бу хезмәте өчен Арыслан Тиенгә бер йөк чикләвек бирергә вәгъдә кыйлган иде.

Вәгъдә кыйлынган, әмма вакыт һаман су кеби акмакта. Тиеннең хезмәте авыр; эш арасында ара-тирә ач та торырга тугры килә иде.

Тиен, мискин, ни эшләсен, аңар яшь аралаш күзләрен Арысланга тегәләп утырудан башка чара юк иде.

Кайвакыт Тиен, әллә ничек читкә караганда, үзенең иректәге иптәшләренең шатланышып, сикерешеп, ботактан ботакка йөргәннәрен һәм «шырт-шырт» чикләвек ярганнарын күрә иде. Моны күргәч, безнең Тиеннең дә иптәшләре янына барасы, уйныйсы, сикерәсе килә иде.

Кайчакта, чыдый алмыйча, алар янына барам дип, аягын кузгатса, атлар-атламас, моны Арыслан хезмәтенә куып җибәрәләр иде.

Күп заманнар үтте. Тиен бичарабыз картайды.

Эшкә ярамаслыгын белгәч, Арыслан да Тиенне азат итте.

Азат булгач, үзенә бер оя ясап тора башлады. Теге вәгъдә буенча Тиенгә Арыслан тарафыннан күз күрмәгән, колак ишетмәгән диярлек дәрәҗәдә яхшы чикләвек тә бирелде. Әмма ни файда? Мискин Тиеннең тешләре күптән коелып беткән иде.

 

* * *

Шәкертләр гомерләренең иң гүзәл вакытында ачлы-туклы мәдрәсәдә ятып гомер кичерәләр.

Дөрест, яшьләре 30—40ка җиткәндә, мулла булыпмы, йә башкачамы азык табалар. Ләкин ни файда?

 

Күкрәкләре черегән, яңаклары ябышкан, уйнап тора торган күзләр урынында тирән-тирән чокырлар гына калган буладыр.

 

Кайсар — патша.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел



Комментарий язарга


*