ТАТ РУС ENG

Тычкан илә Күсе

— Күрше! Син бер шатлык хәбәр ишеттеңме? Мәче Арыслан тырнагына эләккән, ди, — дип, Тычкан йөгереп килеп, Күсегә әйткәч, Күсе:

— Шатланма, күз нурым! Әгәр Мәче Арыслан тырнагына якынлашса, бер дә шиксез, Арысланны да һәлак итәр, Мәчедән көчле хайван юк, — диде.

***

Куркак берәүдән курыкса, үзе курыккан кешегә бөтен дөнья курку күзе берлән карый дип уйлый.


Комментарий язарга


*