ТАТ РУС ENG

Тыш якка карап кына хөкем итмә

Эткә сөяк бирделәр. Эт күрде ки, сөяк яп-ялангач, аз гына ябышып калган ите дә юк. Ул аны ыргытып ташлады.
Төлке исә шул ук сөякне болай эшләтте: ул аны тешләре берлән кисәк-кисәк итеп ватты да эченнән тәмле җилек табып ашады.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


Комментарий язарга


*