ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Үзең белгәнне кешедән сорама

—    Исәнме?
—    Аллага шөкер.
—    Җегеңдә нәрсә бар?
—    Утын.
—    Ник утын дисең, печән ич!
— Ә үзең, печән икәнен белгәч, нәрсәгә сорашасың?

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


Комментарий язарга


*