Тукай дөньясы

...гә («Бай баласы бит...»)

Габдулла Тукай (1908)

Бай баласы бит: аны кимсетмә, яныңнан куып,
Җилкәңә кул салса да, шактый озын баскыч куеп.

Тот, җаным, тот, аумасын — түп итмәсен, тот баскычын;
Шунда ядыңнан чыгарма кассаның да ачкычын!

 

Ядыңнан — исеңнән, хәтереңнән.
(«...гә («Бай баласы бит...»)». «Әлислах»ның 1908 елгы 3 июнь (32нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.
Дүрттомлы «Әсәрләр»нең 1 нче томында бу шигырьдә сәүдәгәр Бәдретдин Апанаевның бик мактанчык улы Гали Апанаев турында язылганлыгы әйтелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз