Тукай дөньясы

Төрекчәдән («Кайсы тир...»)

Габдулла Тукай (1908)

***

Кайсы тир кем тирләсә — җанкәм яңагыннан чыга,
Сәлсәбил шул инде, бел: фирдәүси багыннан чыга.

«Ник ошатасың аны оҗмахка, син — «кяфер!» диләр, —
Бер колагымнан керә дә бер колагымнан чыга.

 

(«Төрекчәдән («Кайсы тир кем...»)». — «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган.
Текст шуннан алынган. Сәлсәбил — дини мифология буенча, җәннәттәге татлы сулы чишмә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз