Төрекчәдән («Тән үстерсәң...»)
Габдулла Тукай (1908)
Тән үстерсәң — җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин;
Укып рухыңны гали әйләсәң — Җибрил булу мөмкин.
Гали әйләсәң — бөек итсәң.
(«Төрекчәдән («Тән үстерсәң...»)». Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16нчы) санында «Хәкиманә сүзләр (Төрекчәдән)» исеме белән басылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Төрекчәдән» дип нәшер ителгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Төрекчәдән («Тән үстерсәң...»)» (1908) на русский язык:
Из турецкого (Перевод Рувима Морана)
(Мудрые слова)
Можно стать и слоном, если тело раскармливать в тушу.
Можно ангелом стать, возвышая учением душу.
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд-во, – 2006. – 192 с.).