Тукай дөньясы

Үпкә

Габдулла Тукай (1908)

Әйа, дустлар, якын дустлар! Гаҗаиб нинди дустлар сез?
Татарча әйтәм инде: дуст түгел, бәлки ...лар сез.

Әгәр шатлык, бәхет килсә — хәзерләрсез бүләргә сез;
Әгәр ямьсез вакыт килсә — хәзер миннән көләргә сез.

 

(«Үпкә». «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. «Әлислах»та икенче юл: «Гавамча әйтәм инде; дуст түгел, бәлки... лар сез» рәвешендә бирелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз