Тукай дөньясы

«Яшен» журналы хакында

Габдулла Тукай (1908)

Ялтырый милли болытларның арасыннан «Яшен»;
Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр — яшьнәсен ул, яшьнәсен.

Юл табар золмәттә калганнар — төшерсен шәүләсен;
Таш йөрәкләр һәм яшен күргәч укыр «ляхәүлә»сен.

 

Золмәттә — караңгылыкта, изелү астында.
«Ляхәүлә» — курыкканда укый торган дога.
(«Яшен» журналы хакында». — «Яшен» журналының 1908 елгы 1 август (3нче) санында мәҗмуга чыга башлавына багышлап язылган. «Август башы» исемле мәкаләнең ахырына урнаштырылган. «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) мөстәкыйль шигырь итеп бирелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
«Яшен» — 1908 елның августыннан 1909 елның 24 июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителгән сатира һәм юмор мәҗмугасы. Нашире һәм мөхәррире, рәссамы — Г.Камал, секретаре — Г.Тукай.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз