Бәгъзе зыялыларымыз
Габдулла Тукай (1909)
Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар,
Сирәк ләкин, дөрест әйтсәм, кешелекле хәялылар.
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма:
«Оялгандыр» димә яңлыш, «җибәргәндер» дисәң, – әүля!
Бәгъзе – кайбер.
Хәялы – ояты, вөҗданы булган кеше.
«Җибәргәндер» – эчкәндер.
Әүля – дөресрәк.
(«Бәгъзе зыялыларымыз». – «Яшен»нең 1909 елгы 10нчы (24 июнь) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).