Тукай дөньясы

*** («Бунларның берсе — үз анасы...»)

Габдулла Тукай (1909)

***

Бунларның берсе — үз анасы,
Ләкин үзенә булыр микән баласы?

 

(*** («Бунларның берсе — үз анасы...»). — «Яшен»нең 1909 елгы 8нче (29 апрель) саны тышлыгының беренче битендә рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Рәсемдә: итәгенә «Австрия» дип язылган гаскәри. Аның кулында бала, анысына «Босния» дип язылган. «Босния»нең уң аягыннан — «Төркия», сул кулыннан «Сербия» тарта. Аска әлеге икеюллык урнаштырылган. Беренче тапкыр Н.Исәнбәт «Казан утлары» журналының 1966 елгы 4 нче санында бастырып чыгара. Текст «Яшен»нән алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз